mkrf.ru
“Уйна грамун”
22 нче февраль көнне Шланлыкул авыл клубында “Уйна грамун” фестивале үтте.
Татар халкы элек-электән моңга , җырга гашыйк .Татарлада гармунсыз авыл булмагандыр .Бер бәйрәм дә,кичке уеннар , аулак өйләре берсе дә гармунсыз үтмәгән .
Заманалар үзгәрә... Гармунны алыштырып яңа, заманча музыка кораллары килә .Авылларда гармунчылар да көннән көн әзәя.
Бәйрәмнең төп максаты- гармун моңын саклап , киләсе буында моңга , туган телгә мәхәббәт уятырга .Килгән кунакларны яшьлекләренә бер азга булсада ,гармунлы кичләргә алып кайтты гармун бәйрәме.
Моңнар кайтсын әле авылыма
Тургай җыры белән үрелеп,
Киң урамнар гөрләп торсын әле
Гармун тавышына күмелеп .
Бәйрәмдә катнашучылар Шланлыкул авылы гармунчылары гына түгел , Урзай, Кандра ,Иске –Бүздәк,Бүздәктән килгән иделәр .
Сәхнәдә берсеннән-берсе матур көйләр,җырлар яңгырады.Килгән тамашачылар рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм матур узды.Авылларыбызда гармун моңнары тынмасын ,хәрвакыт агылып торсын.
Гармунчыларыбызга иҗады уңышлар телибез!
Культорганизатор Шланлыкульского СКЦ Нуркаева Р.Р.