Праздник осени д. Большая Устюба

Быел җәй әйбәт килде, алма уңды.Зур Өчтүбә авылында алма үстерүчеләр күп. Имамова Зөлфия, Исламгалеева Гәзизә, Фаррахов Рамил һәм Рәйсә, Имамова Мөнирә, Хайруллина Зилә, Батраев Рәдиф, Гарайшин Филүс, Нуретдинова Райхана апаларның бакчаларында алмагачлар авылга ямь биреп утыра. Клуб җитәкчесе Фаттахов Шамил Рәшит улы алма бәйрәме үткәрергә тәкъдим иткәч, олысы да, кечесе дә шатланып риза булдылар. Алмалардан төрле ризыклар пешереп алып килделәр. Уеннарда Халяфутдинова Гөлшат, Хакимова Гөлнара, Навширвановлар, Нуретдиновлар актив катнаштылар. Алма турында җырлар да күп икән.Валиуллина Зәйтүнә, Габдулхакова Роза апаларның җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм азагында пешереп алып килгән тәмлекәчләр белән чәй эчү оештырылды. Шамил Рашитович бәйрәмдз катнашучыларга зур рәхмәт белдерде. Алдагы елларда да алмалар уңсын, илләребез тыныч булсын!


Карта сайта
На сайте используются файлы cookie. Продолжая использование сайта, вы соглашаетесь на обработку своих
персональных данных. Подробности в - ПОЛИТИКЕ КОНФИДЕНЦИАЛЬНОСТИ