Министерство культуры РФ
mkrf.ru
29 июнь Зур Өчтүбә авылында сабантуй бәйрәме бик күңелле үтте. Туры һәм авыш баганага менү, милли көрәш, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, гер күтәрү, кул көрәше, йомырка ташу, капчык бәрешү уеннарында олысы да, кечесе дә теләп катнаштылар. Бүләкләр дә күп иде. Уеннарны Батраев Рәдиф, Гайфуллин Рәшит, Навширванов Илназ, Халяфутдинов Филюс, Ахтареев Альфред, Насриева Рәмзия, Янгиров Илшат, Халиуллин Ильфир, Фәттахова Рәфидә, Ахтареева Альфира, Нуретдинов Илдус кызыклы оештырдылар. Бәйрәмне алып баручы кызлар Хабибуллина Ильвина һәм Навширванова Айсылу бәйрәмгә килгән кунакларга, туган авылларын сагынып кайткан авылдашларына кайнар сәламнәрен җиткерделәр һәм милли ризыгыбыз- баллы чәк-чәктән авыз иттерделәр. Сабантуй сәхнәсеннән Халиуллин Ильфир, бертуганнар Хабибуллина Лена һәм Ильвина, Габдулхакова Роза, Хабирова Лиза, районнан килгән җырчы Гибашева Рәмзия һәм гармунчы Альфред абый, Чакмагыш районыннан килгән махсус кунак - җырчы Такиянузова Айсылу үзләренең моңлы да, дәртле дә җырларын бүләк иттеләр. Авылдашларын котлап, сәхнәдән музыкаль сәлам тапшыручылар да булды.Зур Өчтүбә авылының иң матур урынында оештырылган сабантуй мәйданы гөр килеп торды. Кибетчеләр тәмлекәчләр, уенчыклар саттылар, балалар аларны ата-аналарыннан алдырып куандылар. Теләгән һәркем тәмле пылаудан да авыз иттеләр. Зур бәйрәм -сабантуйны оештыручы авыл клубы җитәкчесе Фәттахов Шамил Рәшит улы авылдашларына, килгән һәркемгә дә сәламәтлек, тормышларына бәрәкәт, илләребезгә тынычлык теләп, сабантуйны үткәрүдә катнашучы өлкәннәргә дә, балаларга да зур рәхмәтен җиткерде.
пн
вт
ср
чт
пт
сб
вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Ссылки
Министерство культуры РФ
mkrf.ru
Министерство культуры РБ
culture.bashkortostan.ru
Республиканский центр народного творчества РБ
rcntrb.com
Группа ВКонтакте
vk.com/rdk_bzd
Группа в Одноклассниках
ok.ru/rdk.bzd
Районный историко-краеведческий музей
vk.com/muzey_bzd
Культура.РФ
https://www.culture.ru/
Администрация Буздякского района
buzdyak.bashkortostan.ru